Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Көннәр салкынайту сәбәпле мәктәп расписаниеләренә үзгәрешләр кертеләчәк

Түбәндәге очракларда укучыларга дәрескә килмәскә рөхсәт ителә:

 

  • авыл мәктәпләренең башлангыч сыйныфларына - минус 23 градус салкын,
  • шәһәр мәктәпләренең башлангыч сыйныфларына һәм авыл мәктәпләренең 5-9 сыйныфларына - минус 25,
  • шәһәр мәктәпләренең 5-9 сыйныфларына - минус 25,
  • авыл мәктәпләренең 10-11 сыйныфларына - минус 30 градус,
  • шәһәр мәктәпләренең 10-11 сыйныфларына - минус 32 градус салкын булганда.

Моннан тыш, кышкы чорда, санитар нормалар һәм кагыйдәләр буенча, ачык һавада физкультура дәресләре башлангыч сыйныф укучылары өчен һава температурасы өч градустан да ким булмаган салкынлыкта һәм җил тизлеге секундына 6-10 метрдан да артмаган очракта гына рөхсәт ителә, өлкән сыйныф укучылары өчен - минус 10 градустан да ким түгел һәм җил секундына 6-10 метрдан да ким булмаска тиеш.

Шул ук вакытта ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы балаларны мәктәп автобуслары белән йөртүне һәм балаларны муниципаль берәмлекләрдән читкә чыгаруны туктатырга тәкъдим итә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев