Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

«Хыял командасы»  («Команда мечты») фильмы (6+) татар телендәге дубляж белән прокатка чыга

Россиядә беренче тапкыр милли телләрдә «Хыял командасы» фильмы прокатка чыга. Фильмны күрсәтүдән җыелган акчаларны гуманитар ярдәмгә юнәлдерәчәкләр.

2022 елның 28 апреленнән Мәдәни мирас елы уңаеннан Россиядә беренче тапкыр Россия халыкларының милли телләрендә «Хыял командасы» (6+) фильмының кинотеатраль прокаты узачак. Бу яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык (Росмолодежь) ярдәме белән мөмкин булды.

Фильм РФ Мәдәният министрлыгы һәм Россия Кинематографистлар берлеге ярдәмендә төшерелгән. Кино прокатыннан җыелган акчалар #МЫВМЕСТЕ Бөтенроссия акциясе кысаларында гуманитар ярдәмгә җибәреләчәк.

«Хыял командасы» фильмы (6+) уникаль форматта чыгачак: илебез прокаты тарихында беренче тапкыр рус телендә, шулай ук чечен, татар һәм якут телләрендә профессиональ күп тавышлы дубляжда чыгарылачак. Бу Россия халыкларының мәдәни мирасы елы уңаеннан эшләнә.

Әлеге мәдәни акция бөтен Россия буенча узачак. Хәзерге вакытта Владикавказ, Пятигорск, Грозный, Гудермес, Краснодар, Кубань станицалары (Кубанькино), Новороссийск, Сочи, Ростов-на-Дону, Адлер, Анапа, Армавир, Геленджик, Казан, Якутск, Псков өлкәсе, Владимир өлкәсе, Тула өлкәсе, Брянск өлкәсе, Находка, Уфа, Бөгелмә шәһәрләрендә кино күрсәтү расланган.

Татарстанда фильм Казан, Бөгелмә, Түбән Кама шәһәрләрендә һәм башка муниципаль берәмлекләрдә күрсәтеләчәк:

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев