Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Казаннан Александра Печникова әдәбият буенча бөтенроссия олимпиадасында җиңүче булды

27 марттан 2 апрельгә кадәр Мәскәү педагогика дәүләт университеты базасында әдәбият буенча бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы узды.

Бу хакта mon.tatarstan.ru сайты хәбәр итә.

Әдәбият буенча олимпиадада Татарстанның төрле шәһәрләреннән 11 укучы катнашты. Олимпиада өч көн дәвам итте.

Олимпиада нәтиҗәләре буенча призлы урыннар яулаучылар:

- Мария Кудряшова, Түбән Кама районының 35 нче лицееның 10 нчы сыйныф укучысы;

- Зөлфия Шәфигуллина, Казан шәһәренең Ш. Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясенең 10 нчы сыйныф укучысы;

- Любовь Советова, Казан шәһәренең 33 нче гимназиясенең 10 нчы сыйныф укучысы;

- Людмила Хабриева, Казан шәһәренең Инглиз телен тирәнтен өйрәнү буенча 39 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 сыйныф укучысы;

- Арина Евдокимова, Нурлат шәһәренең 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 сыйныф укучысы;

- Камилә Вәлиева, Саба районының Сәләтле балалар өчен аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү буенча урта гомуми белем бирү интернат-мәктәбенең 11 сыйныф укучысы.

Җиңүче: Александра Печникова, Казан шәһәренең Ж.А.Зайцева исемендәге 122 нче гимназиясенең 11 нче сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев