Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Казан укучысы Бөтенроссия геология олимпиадасында җиңде

Олимпиаданың абсолют җиңүчесе исеменә 10нчы сыйныф укучысы Давид Красоткин лаек булды.

Казанның Яңа Савин районындагы 179 нчы гимназия укучылары "Җир һәм кеше" XIV Бөтенроссия ачык геология олимпиадасында призлы урыннар яуладылар. Конкурс сынаулары 8-10 декабрь көннәрендә Орджоникидзе исемендәге Россия Дәүләт геология-разведка университетында узды.

Олимпиаданың абсолют җиңүчесе исеменә 10нчы сыйныф укучысы Давид Красоткин лаек булды. 9 нчы һәм 10 нчы сыйныф укучылары Александр Белов һәм Кәрим Сабиров "Файдалы казылмалар" һәм "Гомуми геология" бүлекләрендә беренче урыннарны алдылар, ә 10нчы сыйныф укучысы Рафил Гыйльметдинов "Геоэкология" бүлегендә икенче булды.

Татарстан Республикасы башкарма комитетының мәгариф идарәсе мәгълүматлары буенча, читтән торып үткәрелгән этапта 500дән артык кеше ккатнашкан, аларның 56сы финалга чыккан.

Фото: Казан шәһәренең Мәгариф идарәсеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев