Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Казан кызлары математика буенча Европа олимпиадасында алтын медаль яулады

Безнең кызлар мөмкин булган 168 баллдан 160 балл җыеп, алтын медальләргә лаек булдылар.

6 апрельдән 12 апрельгә кадәр онлайн-форматта математика буенча Европа кызлар олимпиадасы узды. Россияне Казан кызы - Казанның 131 нче лицее укучылары Ралина Йосыпова һәм Галия Шәрәфетдинова, шулай ук Санкт-Петербургтан тагын 2 кыз тәкъдим итте. Безнең кызлар алтын медальләр алдылар һәм мөмкин булган 168 баллдан 160 балл җыйдылар.

Кызлар өчен Европа олимпиадасында (EGMO) Россия командасы бөтен кешегә үзенең югары математик дәрәҗәсен күрсәтте.

European Girls Mathematical Olympiad (кызлар өчен Европа математик олимпиадасы) 2012 елдан ел саен Европа илләренең берсендә кызларның математик сәләтләрен ачу мөмкинлеге бирү, шулай ук аларның математика буенча халыкара олимпиадаларда катнашу белән кызыксынуын стимуллаштыру максатыннан үткәрелә. Россия әлеге олимпиадада 2016 елдан бирле катнаша.

Россия җыелма командасы составы мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасы математикасы буенча Үзәк предмет методик комиссиясе тарафыннан билгеләнә. Кызлар җыелмасына эләгү өчен күп баскычлы сайлап алу уза. Сайлап алуда бары тик Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы призерлары гына катнаша.

Исегезгә төшерәбез, Ралина Йосыпова - берничә тапкыр халыкара дәрәҗәдәге математик олимпиадалар чемпионы. Әйтик, 2021 елда ул кызлар өчен Европа математика олимпиадасында 42 балл җыеп абсолют җиңүче булды.

Ә Галия Шәрәфетдинова узган ел математика буенча Бөтенроссия олимпиадасында абсолют җиңүче булды.

Хәзер кызларга яңа турнирларда катнашырга туры киләчәк. Аларга Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы финалында уңышлар һәм Норвегиядә узачак мәктәп укучыларының Халыкара олимпиадасында сайлап алуда уңышлар телибез!

Чыганак: https://mon.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/2074511.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев