Казан брейкинг мәктәбе укучылары россиякүләм бәйгедә җиңү яулады
Ил яңалыклары

Казан брейкинг мәктәбе укучылары россиякүләм бәйгедә җиңү яулады

1-2 октябрь көнне Хабаровск шәһәрендә Break Rumble Khabarovsk россиякүләм бәйгесе үтте.

Ике көн дәвамында Россиянең 13 төбәгеннән спортсменнар көч сынашты.

Татарстан республикасын Казанның «Original People» брейкинг мәктәбеннән 3 спортчы тәкъдим итте.

Нәтиҗәләр түбәндәгечә:

10-12 яшьлек егетләр арасында Урал Уразаев (b-boy Ural) алтын медаль алды.

7-9 яшь категориясендә Андрей Лапшинов (b-boy Андрюша) җиңү яулады.

10-15 яшьлек егетләр һәм кызларның команда чыгышы өчен безнең спортсменнар бронза медальгә лаек булды.

Казанның «Sky» командасы составында Урал Уразаев һәм Кәрим Закиров (b-boy Karim) чыгыш ясады.

https://minsport.tatarstan.ru

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Нет комментариев