Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Кариев театрында «ASYL» Бөтенроссия конкурсында җиңгән пьесалар тәкъдим ителәчәк

«ASYL» бәйгесе икенче тапкыр уздырыла.

7нче апрель көнне 13:00 сәгатьтә Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр аудиториясе өчен II «ASYL» Бөтенроссия драматургия конкурсында җиңгән пьесаларны тәкъдим итү чарасы узачак. Пьесаларны театр артистлары һәм яшүсмерләр укыячак.

Әлеге бәйге икенче тапкыр уздырыла. Төп максаты – заман драматургларын барлау, театрлар репертуарын яңа пьесалар белән баету. Конкурста рус, татар телләрендә язучы һәм элек бастырылмаган пьесалар тәкъдим итүче авторлар катнашты, дип яза театрның матбугат хезмәте. 

Жюри тарафыннан яшь категорияләре буенча җиңүчеләр билгеләнде: 

  • «Банный генерал», Игорь Игнатов (Саратов). Режиссёр – Гөлназ Галимуллина.
  • «Йойк о Сампо», Алексей Синяев (Екатеринбург). Режиссёр – Эльдар Гатауллин.
  • «Хикмәтле көн», Рәмзия Габделхакова (Әлмәт). Режиссёр – Илфат Камалиев.
  • «Как я была гадиной», Алёна Синица (Мәскәү). Режиссёр – Ренат Әюпов. 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/kariev-teatrynda-asyl-botenrossiya-konkursynda-ingan-pesalar-takdim-itelacak-5852446

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев