Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Камилә Вәлиева фигуралы шуу буенча Гран-прида җиңү яулады

Казан тамашачылары Вәлиевага ике минуттан артык алкышлады.

Камилә Вәлиева фигуралы шуу буенча Гран-прида беренче урынны алды. Казан тамашачылары Вәлиевага ике минуттан артык алкышлады.

Камилә Вәлиева җиңүгә ышанычлы барды, кыска программадан соң лидер булды. Ирекле программаның өченче этабында спортчы дүртле тулуп ясады. Камиләнең төп көндәшләре Вероника Яметова һәм Ксения Синицына булды. Ярышлар нәтиҗәсендә Вәлиева җиңүче булды, ул башкалардан 30 баллга күбрәк отып барды – 241,72 балл.

Камилә Вәлиева Россия Гран-приеның өченче этабында җиңүче булды. Фигуралы шуучы Пекиндагы Олимпиадага багышланган программасын кабат тәкъдим итте. Камилә үзенең чыгышы башында дүртле тулуп ясаганда егылды. Әмма калган сикерешләрне Вәлиева уңышлы үтте. Чыгышыннан соң спортчы ике тапкыр дүртле тулуп башкарырга тырышты. Ләкин, бу уңышлы тәмамланмады. Һәрхәлдә, Вәлиева ярышта җиңеп чыкты. Ирекле программа өчен аның нәтиҗәсе – 158,42 балл. Балларның гомуми суммасы – 241,72 балл.

https://tatar-inform.tatar

Фото https://www.tatar-inform.ru


 

Көннең кыскача яңалыклары безнең телеграм-каналда https://t.me/chelny_rt


Без Вконтактеда https://vk.com/komesh_kingiray

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев