Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Камилә Вәлиева Олимпиадада кыска программада җиңде

Камилә Вәлиева Пекинда узучы Олимпия уеннарында фигуралы шуу буенча команда турнирының кыска программасында җиңү яулады.

Ул барлык элементларны да чиста башкарды, барлык көндәшләрен дә зур аерма белән артта калдырды. Камилә барлыгы 90,18 балл җыйды.

15 яшьлек спортчының әлеге уңышы Россия җыелма командасына команда турнирының гомуми зачетында АКШны узып китәргә ярдәм итте.

Американың фигуралы шуу остасы бүген зур хата җибәрү аркасында бары тик бишенче урынга гына лаек була алды.

Кыска программада Япония спортчысы Вакаба Хигучи – икенче, Канада вәкиле Маделин Скиза өченче урынны яулады.

Моннан алдарак Марк Кондратюк команда турнирында ир-атлар арасында кыска программада өченче урынны алган иде, Виктория Синицина һәм Никита Кацалапов ритм-биюдә – икенче, Анастасия Мишина һәм Александр Галләмов исә парлы шууда шулай ук икенче урынга лаек булды.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/sport/06-02-2022/kamil-v-lieva-olimpiadada-kyska-programmada-i-de-5848747

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев