Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Информатика буенча халыкара турнирдан - медальләр яулап

Татарстанлылар Болгариядә информатика буенча халыкара турнирда өч алтын медаль яулады.

Болгариядә информатика буенча X Халыкара көзге турнирда россиялеләр 29 медаль яулады: 11 алтын, 8 көмеш һәм 10 бронза. Татарстанлылар 3 алтын һәм 6 бронза медаль алып кайтты. Алтынны Мәскәү районының 2нче лицей-интернатының 8нче сыйныф укучысы Харисов Булат алды, ул «Юниор»категориясендә көндәшләрен узып китте.

Ярышларда 9 илдән 15,5 яшькә кадәрге «Юниор» категориясендә һәм «Сениор» категориясендә 15,5 яшьтән өлкәнрәк мәктәп укучылары катнашты. Россиядән 44 катнашучы чыгыш ясады.

Мәгариф  һәм фән  министрлыгы  сайтыннан  алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев