Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Яндекс яшүсмерләр өчен бушлай курслар ача

Яндекс.Лицей 13-18 яшьлек яшүсмерләр өчен заманча программалау телләрен өйрәтә торган курслар ача.

Яндекс.Лицей 13-18 яшьлек яшүсмерләр өчен заманча программалау телләрен өйрәтә торган курслар ача дип хәбәр итә ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы сайты.

Яңа уку елында Яндекс.Лицей онлайн укыту башлап җибәрә. Яңа формат Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче балаларга перспективалы һөнәрләр үзләштерергә ярдәм итәчәк.

Лицейда тиз һәм җитештерүчән программалау теле – Go буенча онлайн курс ачыла. Моннан тыш, уеннар эшләү, мәгълүмат анализлау, Djangoда эшләү һәм башка онлайн юнәлешләр буенча укырга мөмкин булачак.

Яндекс.Лицей программалаштыру телләре буенча бер еллык курслар, шулай ук аерым IT-күнекмәләрне эшләүгә юнәлдерелгән өч айлык курслар тәкъдим итә.

Курсларга 8-11 сыйныф укучылары һәм 1-2 курс студентлары языла ала. Кабул итү 2023 елның сентябрь ахырына кадәр дәвам итәчәк.

Тулырак мәгълүмат https://digital.tatarstan сайтында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев