Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

«Фән.Геройлар территориясе-2023» фәнни-популяр конкурсы дәвам итә

Ярыш 10 яшьтән 22 яшькә кадәрге укучылар һәм студентлар арасында уздырыла.

2-8 ноябрьдә «Фән. Геройлар территориясе» конкурсының өченче этабы үтте, хәзерге вакытта анда бөтен илдән 13 меңнән артык кеше катнаша.

Ярыш 10 яшьтән 22 яшькә кадәрге укучылар һәм студентлар арасында уздырыла. Ул РФ Президенты карары белән гамәлгә ашырыла торган «Фән һәм университетлар» илкүләм проекты кысаларында уза.

Өченче этап космоска һәм аның тикшеренүләренә багышланды. Катнашучылар илнең космонавтика өлкәсе, аның тарихы, технологияләре һәм эшләнмәләре турындагы сорауларга җавап бирделәр.

Клнкурс финалы «Россия» халыкара күргәзмә-форумында 10нчы декабрьдә узачак.

«Фән. Геройлар территориясе» конкурсына 8нче ноябрьдән соң да кушылырга мөмкин. Барлык яңа катнашучылар 11нче ноябрьдән 10нчы декабрьгә кадәр узачак «Вне конкурс» этабының биремнәрен үтәргә һәм партнерлардан призлар отарга мөмкинлек алачак.

https://mon.tatarstan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев