Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

«Фән. Геройлар территориясе»фәнни-популяр бәйгесенең дүртенче сезоны башланды

Ярышта 5-11 сыйныф укучылары һәм студентлар катнаша ала.

2023 елның 21 сентябрендә Россиядә мәктәп укучылары һәм студентлар өчен "Фән. Геройлар территориясе" фәнни-популяр бәйгесе старт алды.

Конкурс Президент карары буенча гамәлгә ашырыла торган «Фән һәм университетлар» илкүләм  проекты буенча уза һәм «Фәнне җиңәргә» Фән һәм технологияләр унъеллыгы инициативасына керә.

Ярышта 5-11 сыйныф укучылары һәм студентлар катнаша ала. Конкурс биш этапта узачак, аларның һәркайсы үз эченә өч төрле биремне ала:

  • «фәнни волонтерлык» (биредә социаль челтәрләрдә катнашучыларның активлыгы исәпкә алыначак),
  • «фәнни кызыксыну» (күңелле һәм катлаулы булмаган фәнни мәсьәләләр) һәм
  • «фәнни омтылышлар» (күп белүчеләр өчен сораулар).

Барлык өч тармакта да параллель рәвештә катнашырга һәм призларны һәр аерым категориядә отарга  мөмкин.

  • Конкурсның беренче этабы 21 сентябрьдән 11 октябрьгә кадәр,
  • икенче этап - 12 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр,
  • өченче этап 2 ноябрьдән 8 ноябрьгә кадәр узачак.

11 ноябрьдән 19 ноябрьгә кадәр ярымфинал узачак. Финалга узмаган катнашучылар өстәмә этапта катнаша алачак һәм, төркемнәргә берләшеп, остаз белән берлектә фәнни биремнәрне чишә  алачак.

Конкурс финалы 2023 елның 10 декабрендә «Россия» халыкара күргәзмә-форумында офлайн-форматта узачак.

Тулырак https://xn--c1aejxj.xn--80aa3ak5a.xn--p1ai/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев