Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

«Дуслык» һәм «Гөлстан» татар теле сменаларына Россиянең 25 төбәгеннән мәктәп укучылары килде

Смена 8нче августка кадәр дәвам итәчәк.

Татарстанга Россиянең 25 төбәгеннән “Дуслык” һәм “Гөлстан” татар теле буенча сөйләм практикасы сменаларында катнашу өчен 320 укучы килде. Ачылыш тантанасында ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова һәм Казанның «Ял» шәһәр үзәге директоры Константин Крайнов катнашты.

Россия Федерациясе субъектларыннан мәктәп укучылары өчен төбәкара смена 8нче августка кадәр дәвам итәчәк. Катнашучылар арасында - олимпиадалар, конкурслар җиңүчеләре, балалар иҗтимагый берләшмәләре һәм оешмалары активистлары.

Катнашучылар өчен галимнәр, югары уку йортлары укытучылары, республиканың талантлы яшьләре белән очрашулар, Татарстан башкаласының тарихи урыннарына экскурсияләр уздыру планлаштырыла.

Туган телне тирәнтен өйрәнү максатыннан, балалар өчен татар теле дәресләре уздырыла, татар язучыларыннан, мәдәният эшлеклеләреннән спорт турнирлары, мастер-класслар, татар халкы тарихы дәресләре оештырыла.

Чыганак: https://mon.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/2108490.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев