Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Дөрес итеп яза белү - һәрвакыт модада!

Татарстанда «Тоталь диктант – 2022» акциясе үтәчәк.

Чаллы шәһәренең «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» ел саен үткәрелә торган «Тоталь диктант» Бөтенроссия акциясенә кушыла.

Акция 9нчы апрельдә 14.00 сәгатьтә узачак. Үзәк шәһәр китапханәсендә яше һәм белеменә карамастан, барлык теләүчеләр дә диктант яза алачак.

 Акциядә катнашучылар язучы Марина Степанованың иҗаты белән таныша, чөнки «Тоталь диктант – 2022» нәкъ менә әлеге язучының әсәре буенча языла. Быел диктант язучылар Воронеж шәһәрендә яшәүче яшүсмер малайның тормышы һәм беренче мәхәббәт белән очрашуы турында беләчәкләр.

Акциядә катнашу өчен 6нчы апрельгә кадәр теркәлү узарга кирәк.

ФИО (тулысынча), яшегезне язып, әлеге электрон адреска хат языгыз: library-zam@mail.ru

Адрес: ГЭС, Х. Ямашев бульвары, 4/14А.

Белешмәләр өчен тел.: 70-02-29.

«Тоталь диктант – 2022» акциясе республиканың барлык шәһәр һәм районнарында 1000нән артык мәйданда уза.

30 марттан проектның рәсми сайтында «Тоталь диктант – 2022»гә теркәлү ачылды. Монда Татарстан Республикасының Теләсә кайсы торак пунктында диктант язу өчен уңайлы мәйданчыкны сайларга мөмкин.

Рәсми сайт https://totaldict.ru/kazan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев