Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Донбасстан кайткан унтугыз укучы Татарстанда ОГЭ һәм БДИ тапшырачак

Донбасстан Татарстанга мәҗбүри күченеп кайткан унтугыз укучы республикада ОГЭ һәм БДИ тапшырачак.

Татарстан Республикасының Министрлар Кабинетында узган брифингта мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин шул турыда хәбәр итте.

«Татарстанда Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан килгән 11 нче сыйныфны тәмамлаучы 12 укучы, 9 нчы сыйныфны тәмамлаучы 7 укучы бар. Бездә барлыгы 19 кеше мәктәпне бетерә. Без алар белән аралаштык, бик яхшы чыгарылыш сыйныф укучылары, интеллектуаль яктан бай, акыллылар», – дип белдерде Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы.

Хәлиуллин билгеләп үткәнчә, Донбасстан килгән укучылар рус теленнән әңгәмә рәвешендәге  сынау тапшырмаган, әмма арадаш аттестация нәтиҗәләре буенча имтиханнарга кертелгән.

«Имтиханнарны сыйныфташлары белән бергә тапшырсыннар өчен уңайлы шартлар тудырачакбыз. Без аларга ярдәм итәргә тиеш. Тик алар өчен дә имтиханнарда шундый ук таләпләр. Имтиханнар вакыты, процедурасы – берни дә үзгәртелми», –  дип ассызыклады ул.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/donbasstan-kaitkan-untugyz-ukucy-tatarstanda-oge-ham-bdi-tapsyracak-5854669

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев