Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Динә Хөснетдинова «Азия балалары» халыкара спорт уеннарында көмеш медаль яулады

Татарстан спортчысы Динә Хөснетдинова фигуралы шуу буенча 13-16 яшьлек кызлар арасында көмеш призер булды.

Татарстан спортчылары 23нче февральдән 5нче мартка кадәр Кузбасста узучы «Азия балалары» II кышкы Халыкара спорт уеннарында катнаша. Уеннарда 1000гә якын спортчы үзен сыный.  Программага ун кышкы спорт төре кергән.

Татарстан спортчысы Динә Хөснетдинова фигуралы шуу буенча 13-16 яшьлек кызлар арасында көмеш призер булды. Динә 65,26 балл нәтиҗәсе белән кыска программаны отты, ирекле программада икенче булды (129,08). Суммада фигуралы шуучы 194,34 балл җыйды.

Динә – Зәйнең “Яшьлек” спорт мәктәбендә фигуралы шуу белән ныклап шөгыльләнеп киткән. Бу хакта zainsk-inform сайты хәбәр итә.

Кызның әтисе Айдар, әнисе Резеда – Аксар авылыннан. Алар Динәгә 10 яшь тулганчы Зәйдә яшәгәннәр, аннан Казанга күченеп киткәннәр. Динә хәзер Казанның “Стрела” спорт мәктәбендә шөгыльләнә.

– Кызыбызның ныклап фигуралы шуу белән кызыксынып китүендә, уңышларында  Зәй “Яшьлек” спорт мәктәбендә аның белән шөгыльләнгән, бозга беренче адымнарын ясауда зур көч куйган тренер Юлия Коншинаның өлеше зур. Казанда ул Надежда Заякина кул астында шөгыльләнә. Надежда Владимировна алар белән чын күңелен биреп, җиңүләргә рухаландырып эшли. Тренерларга рәхмәтебез зур, - ди Динәнең әнисе Резеда ханым.

minsport.tatarstan 

zainsk-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев