Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Дәрес вакытында телефон куллану тыелачак

РФ Мәгариф министрлыгы дәресләрдә телефон куллануны тыйды. Бу хакта министр Сергей Кравцов россиякүләм үткән ата-аналар җыелышында хәбәр итте.

РФ Мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә дәресләр вакытында телефон куллануны тыйды. Бу хакта министр Сергей Кравцов россиякүләм үткән ата-аналар җыелышында хәбәр итте. Аның сүзләренчә, яңа санитар таләпләр буенча, дәрес вакытында баланың игътибары читкә юнәлмәсен өчен, бу уку елыннан башлап дәресләр вакытында смартфоннардан файдалану тыела

Моңа кадәр, Россия Президенты ярдәмчесе, элеккеге мәдәният министры Владимир Мединский да Мәскәү педогогик киңәшмәсендә шундый ук тәкъдим белән чыккан иде. 

“Әйдәгез, бу смартфоннарны дәресләрдә шкафларга җыеп куйыйк. Укучы мәктәпкә керә, аерым бер урында смартфонын калдыра, әти-әниләр дә тыныч", — дип белдергән иде Мединский.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев