Чаллының «Ак мәчет» мәдрәсәсендә балалар арасында Коръән уку бәйгесе үткәрелә
Бәйгедә 15 яшькә кадәр балалар катнаша ала.
Катнашучылар 4 яшь төркеме буенча көч сынашачак, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы:
- 7 яшькә кадәр,
- 10 яшькә кадәр,
- 13 яшькә кадәр,
- 15 яшькә кадәр.
Һәр яшь төркемендә өчәр призлы урын билгеләнәчәк, җиңүчеләр истәлекле бүләкләр һәм дипломнар белән бүләкләнәчәк, беренче урын яулаган катнашучыларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.
Чаллы шәһәрендә мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар өчен Республикакүләм ачык Коръән уку бәйгесе үткәреләчәк. Аны Нәзарәт, Чаллы мөхтәсибәте, ҖЧҖ «Ислам нуры» Дини-эшмәкәрлек үзәге һәм «Ак мәчет» мәдрәсәсе оештыра.
ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, әлеге чара Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында уза.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/religion/09-03-2022/challyny-ak-m-chet-m-dr-s-send-balalar-arasynda-kor-n-uku-b-ygese-tk-rel
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев