Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Чаллыда «XXI гасыр йолдызчыклары» шәһәр конкурсының Гала-концерты узды

Яр Чаллыда «XXI гасыр йолдызчыклары» шәһәр конкурсының Гала-концерты узды.

Концертта 35 балалар бакчасыннан 322 бала катнашты. Конкурста катнашырга шәһәрнең 120 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесеннән 1053 бала теләк белдерде. Конкурсның сайлап алу турларында 160 концерт номерлары каралды.

Яр Чаллыда конкурс 11 нче тапкыр яшь талантларны ачыклау, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның музыкаль сәләтләрен ачу, аларга эстетик тәрбия бирү, шәһәр һәм республика чараларында катнашу өчен мәктәпкәчә яшьтәге балаларны әзерләү максатыннан үткәрелә.

Җиңүчеләрне конкурсның соңгы сайлап алу турында билгеләделәр.
 Беренче урынны: 1, 9, 21, 31, 34, 79, 84, 102, 105, 108, 118, 120 мәктәпкәчә учреждениеләр яулады. 
Икенче урында: 6, 10, 19, 38, 49, 51, 69, 80, 82, 92, 93, 103, 111, 114 балалар бакчалары. 
Өченче урында: 5, 11, 12, 14, 23, 35, 40, 45, 50, 52, 56, 99, 101, 104, 109, 110, 119 мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре.

http://nabchelny.ru/news/34650 сайтыннан  алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев