Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сарае бинасында башлангыч сыйныфта укучы кызлар арасында ”Татар кызы - 2021” бәйгесенең финалы үтте.
Шәһәр мәктәпләреннән 9 кыз үз көчләрен сынадылар. Быелгы бәйге Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге еллыгына багышланган.


Бәйгенең төп максаты - туган телебезне, халкыбызның гореф-гадәтләрен, мәдәниятен саклау һәм үстерү.

«Татар кызы - 2021» исеменә 2 нче гимназия укучысы Регина Кәлимуллина лаек булды.

Чыганак: http://nabchelny.ru/news/45640
Нет комментариев