Чаллыда "Геройлар иле" хәрби-патриотик лагерында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестивале узды.
Фестивальдә бөтен Россиядән 400дән артык бала катнашты.
Лагерьда тәрбияләнүчеләр төрле сынаулар уздылар. Судьялар балаларның әзерлек дәрәҗәсен бәяләделәр һәм сынауларның дөрес үтәлешен күзәттеләр. Барлык балалар да актив катнашты, зур энтузиазм белән сынаулар үттеләр һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев