Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Чаллыда 19 меңнән артык укучы җәйге лагерьларда ял итәчәк

2021 елның җәендә Чаллы шәһәрендә барлыгы 49 белем бирү оешмасы базасында мәктәп яны лагерьлары һәм 49 хезмәт һәм ял отряды эшләячәк.

Чаллыда мәгариф, мәдәният, милли мәсьәләләр, яшьләр эшләре һәм спорт буенча даими комиссия утырышы булды. Депутатлар җәйге каникуллар вакытында балаларның сәламәтлекләрен яхшырту, ялларын һәм мәшгульлеген оештыру турында фикер алыштылар. Әлеге темага доклад белән Башкарма комитет Җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов чыгыш ясады.

Шулай итеп, быел 19065 укучының ялын оештыру планлаштырыла. Шуларның 10800-е – мәктәп яны лагерьларында, 1000-е – хезмәт һәм ял лагерьларында, 954-е –муниципаль һәм дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләре балалары өчен шәһәр яны лагерьларында, 2250-се – коммерцияле оешма хезмәткәрләре балалары өчен шәһәрдән читтәге лагерьларда, 4061-е –профильле сменаларда ял итәчәк.

2021 елның җәендә барлыгы 49 белем бирү оешмасы базасында мәктәп яны лагерьлары һәм 49 хезмәт һәм ял отряды эшләячәк.

«Мәктәп яны лагерьлары программалары түбәндәге таләпләрне истә тотып формалаштырылды: «Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы» кысаларында чаралар оештыру, физкультура-сәламәтләндерү юнәлешендәге чараларның 70% тан да ким булмавы, поликлиникалар белән килешүләр төзелгән булу. Лагерь программалары шәһәрнең мәдәният учреждениеләренә, Орган залына, Картиналар галереясена баруныда күздә тота», - диде үз чыгышында Рамил Хәлимов.

Балаларны шәһәрдән читтәге «Звездный», «Солнечный», «Крылатый», «Росинка», «Бумажник», «Солнышко» лагерьлары, «Жемчужина»санаторие кабул итәргә әзерләнә.

Моннан тыш, авыр тормыш хәлендә калган 480 бала өчен дә ял оештырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев