Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Чаллы укучылары рус теле буенча Бөтенроссия олимпиадасы призерлары булдылар

7 нче апрельдән 14 нче апрельгә кадәр Уфа шәһәренең М.Акмулла исемендәге башкорт дәүләт педагогия университетында рус теле буенча мәктәп укучылары арасында Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Анда Татарстаннан 16 кеше катнашты.

Олимпиада ике көн барды. Йомгаклау этабы 3 сәгать 55 минут дәвамында шәхси ярышларның ике язма турыннан торды.

Олимпиада нәтиҗәләре буенча призлы урыннарны түбәндәгеләр яулады: Лилия Фәйзиева (Казан шәһәре Совет районы 84 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныфы), Арслан Маннанов (Чаллы шәһәренең 26 нчы гимназиясе 9 сыйныф укучысы), Елизавета Трунова (Чаллы шәһәренең 77 нче гимназиясе укучысы); Анастасия Труднева (Чаллы шәһәренең  А.С. Пушкин исемендәге лицееның  10 нчы сыйныф укучысы), Полина Алимова (Чаллы шәһәренең А.С. Пушкин исемендәге лицееның 10 нчы сыйныф укучысы).

Чыганак: http://nabchelny.ru сайты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев