«Чехов көзе» Халыкара фестиваленә гаризалар кабул ителә
Регистрация 2024 елның 2нче ноябренә кадәр барачак.
«Чехов көзе-2023» Халыкара фестиваленә гаризалар кабул итү дәвам итә. Регистрация 2024 елның 2нче ноябренә кадәр барачак. Чара яшьләрнең иҗади потенциалын ачуга юнәлтелгән.
Фестивальдә 16 - 35 яшьлек Россия һәм чит ил укучылары һәм студентлары катнаша ала. Программада конференцияләр, мастер-класслар, шулай ук 10 юнәлеш буенча конкурс үткәрү каралган:
- «Лучший в интернет-пространстве»;
- «Найди друзей по всему миру»;
- «Удиви вокальным талантом»;
- «Прочитай любимые стихи»;
- «Напиши о будущей профессии»;
- «Прославляй родные места»;
- «Открой в себе молодого Творца»;
- «Тобой гордится вся страна»;
- «Расскажи о «чеховских местах»;
- «Создай молодежный медиацентр».
Мастер-класслар һәм конференцияләр барышында остазлар сайлаган юнәлешләре буенча идеяләрен тормышка ашыра алачак. Җиңүчеләр шәхси лендинг-сайтларын булдыра яки үз китапларына мөхәррир була алачак. Лауреатларга халыкара дипломнар, кубоклар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.
Тулырак мәгълүмат сайтта.
Чыганак: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев