Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Чаллыда синхрон йөзү буенча россиякүләм «Су Анасы» ярышлары үтәчәк

Ярыш 20-25 май көннәрендә Чаллының «Дельфин» бассейнында була.

20-25 май көннәрендә Чаллының «Дельфин» бассейнында россиякүләм «Су Анасы» ярышлары үтәчәк.

Ярышта Россиянең 12 субъектыннан 250дән артык спортчы катнаша.
13-15 һәм 13-16 яшьлек кызлар-егетләр 103 комплект медаль өчен көч сынашачак. 

Ачылу тантанасында спортчыларны Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, Россия синхрон йөзү федерациясе президенты Никита Белоусов һәм синхрон йөзү буенча ике тапкыр Олимпия чемпионы, дөнья һәм Европа чемпионы Елена Азарова сәламләячәк.

Ачылу тантансы 22 май көнне 16:00 сәгатьтә була. Ярышларны онлайн-трансляция аша карап булачак. 

Ярышларның тулы программасы https://minsport.tatarstan.ru сайтында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев