Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Чаллы укучылары Мәскәүдә «Алдынгылар» хәрәкәтенең II Бөтенроссия съездында катнаша

29нчы гыйнвардан 2нче февральгә кадәр Мәскәүдә «Алдынгылар» хәрәкәтенең II съезды уза.

29нчы гыйнвардан 2нче февральгә кадәр Мәскәүдә «Алдынгылар» хәрәкәтенең II съезды уза. Ул бөтен Россиядән 1100 делегатны җыйган. Съездда Татарстанны 19 яшүсмер тәкъдим итә, шуларның икесе Чаллыдан. Болар – Киселева Дарья һәм Теглева Диана. Алар Татарстанның «Алдынгылар» хәрәкәте советында «Туризм һәм сәяхәт» һәм «Медиа һәм коммуникация» юнәлешләре лидерлары.

Делегатларның төп утырышында «Алдынгылар» хәрәкәтенең уставына үзгәрешләр кертү турында фикер алышачаклар. Мәсәлән, «Алдынгылар» хәрәкәтенә керү яшен 25 яшькә кадәр дип үзгәртү планлаштырыла. 

Моннан тыш, съездда укучылар һәм студентлар мотивацион дискуссияләрдә, очрашуларда, стратегик сессияләрдә, интерактив лекцияләрдә һәм мастер-классларда (мәсәлән, дроннар белән идарә итү һәм телеканалларда эшләү, яңа идеяләр тудыру һәм башкалар) катнашалар. Аларга Президент Администрациясе җитәкчесе беренче урынбасары Сергей Кириенко, РФ Финанс министры Антон Силуанов һәм башка күп кенә шәхесләр белән танышырга мөмкинлек булачак.

Съездда катнашучыларның беренчеләрдән булып «Алдынгылар» хәрәкәтее проектлары белән танышу һәм аларны сынап карау өчен мөмкинлеге булачак. Алар әдәби кафеда булачаклар, беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча мастер-класс узачаклар, һөнәрләр турында VR-клипларда төшәчәкләр һәм башкалар. 

Съездда катнашучыларны шулай ук ВДНХ буенча экскурсия программасы көтә. Алар илебездә яшәүче барлык халыкларның милли мәдәнияте һәм традицияләре белән танышачаклар. Мәсәлән, VK павильонында балалар бренд проектлары һәм иң трендлы VK клиплары турында белә алалар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев