Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Чаллы студентлары һәм укучылары «Яшь профессионаллар» бәйгесендә югары нәтиҗәләргә иреште

Татарстан командасы 2нче урынга лаек булды.

Сентябрь башында дистанцион форматта X «Яшь профессионаллар» милли чемпионатының финалы узды.

Ярышта 100 компетенция тәкъдим ителде, алар арасыннан 66 төп һәм 34 юниор компетенциясе. Татарстанның җыелма командасы составында 73 компетенциядә 96 конкурсант катнашты.

Нәтиҗәдә, Татарстан командасы 34 алтын, 39 көмеш, 38 бронза медаль яулап һәм профессиональлек өчен 55 медальон алып, 2нче урынга лаек булды.

Чаллы укучылары һәм студентлары 8 алтын, 7 көмеш, 4 бронза медаль һәм 13 медальон рәвешендә уртак җиңүгә үз өлешләрен кертте.

Барлык җиңүчеләр һәм призерлар 19нчы октябрь көнне Казанга бүләкләү тантанасына чакырулы.

http://nabchelny

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев