Чаллы кызы Россиякүләм «Ел укучысы – 2022» бәйгесендә лауреат булды
Ил яңалыклары

Чаллы кызы Россиякүләм «Ел укучысы – 2022» бәйгесендә лауреат булды

Ульяновск шәһәрендә Россиякүләм «Ел укучысы – 2022» бәйгесенең йомгаклау этабы үтте.

Төп җиңүче – Курск шәһәре 57нче мәктәбенең 10нчы сыйныфы укучысы Владимир Терехов. Владимир – уку алдынгысы һәм мәктәптән тыш чараларда актив катнаша.

Шулай ук махсус номинация җиңүчеләре һәм лауреатлары да игълан ителде.

«Общественник года» номинациясендә Чаллы укучысы Елизавета Девятова лауреат исеменә лаек булды. Бурятиядан Сарюна Дондакова да шушы номинациядә лауреат. Севастополь шәһәреннән Марина Лозина – җиңүче.

Конкурс 10 - 15 октябрьдә үтте. Финалда Россиянең 42 төбәгеннән 150  югары сыйныф укучысы катнашты.

https://mon.tatarstan

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Нет комментариев