Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

«Бу безнең гаилә» конкурсына теркәү дәвам итә

Конкурста катнашуга теркәлү агымдагы елның 4 ноябренә кадәр дәвам итәчәк.

 

Россия гаиләләре өчен "Бу безнең  гаилә" конкурсында катнашу өчен теркәлү дәвам итә. Конкурсның максаты – гаиләне уртак эшләр белән  берләштерү.

Чара актив тормыш позициясе булган, һәрьяклы үсештә, кызыксынучан гаиләләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү өчен уздырыла. Аны "Россия - мөмкинлекләр иле" АНО оештыра. Конкурста дүрт кешелек гаиләләр катнаша ала (кимендә өч буын вәкилләре - балалар, ата-аналар, әби-бабайлар).

Гаилә командасы составына, һичшиксез, алты яшьтән 17 яшькә кадәрге катнашучы керергә тиеш, аның мәнфәгатьләрен ата-ана яисә законлы вәкил тәкъдим итә. Конкурста катнашуга теркәлү агымдагы елның 4 ноябренә кадәр дәвам итәчәк.

 "Бу безнең  гаилә" конкурсы турында тулы мәгълүматны белү өчен  аның рәсми сайтында теркәргә мөмкин.

https://mon.tatarstan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев