Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Бу атна азагында «Татарча диктант» акциясе узачак

25, 26 һәм 27 ноябрьдә «Татарча диктант» акциясе уза.

Диктантны турыдан-туры сайтта да язарга мөмкин булачак. Моның өчен катнашучы буларак алдан теркәлергә һәм билгеле бер көнне диктантны тыңларга һәм язарга кирәк булачак. Бу ысулның өстенлеге шунда ки, нәтиҗә шунда ук билгеле булачак. 

Шулай ук диктантны оффлайн да язарга мөмкин. Моның өчен картадан карап (ул сайтта урнаштырылган) якындагы мәйданчыкны табарга һәм күрсәтелгән көнне кирәкле сәгатьтә килеп язарга тиеш буласыз. 

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, диктант 25 ноябрьдә телевидение аша трансляцияләнәчәк. 

Искәртеп узабыз, быел «Татарча диктант» акциясе җиденче тапкыр уза.

«Татарча диктант» - Россия Федерациясе һәм дөньяның төрле шәһәрләрендә яшәүчеләр өчен ирекле һәм бушлай диктант. Акциядә теләге булган һәркем катнаша ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев