Бөтендөнья татар конгрессы “ХӘБӘР” бөтенроссия бәйгесен үткәрә
Көнкурс «Төбәктәге татар тормышы» һәм «Яшь корреспондент» номинацияләрендә үтә.
Бөтендөнья татар конгрессы Татарстаннан читтә нәшер ителүче татар телле гәҗитләр, эфирга чыгучы теле- һәм радиотапшырулар редакцияләре һәм журналистлары арасында “ХӘБӘР” бөтенроссия конкурсын башлап җибәрә.
Конкурс 2023 елның 1 февраленнән 2023 елның 30 сентябренә кадәр үткәрелә. Конкурска 2022 елның 1 сентябреннән алып 2023 елның сентябрь аена кадәр басылган, эфирга чыккан эшләр кабул ителә.
Конкурс түбәндәге номинацияләрдә үткәрелә:
«Төбәктәге татар тормышы» (әлеге номинациягә Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлегенә һәм үз җирлекләрендә танылган татар шәхесләренә багышланган материаллар кабул ителә);
«Яшь корреспондент» (әлеге номинациягә 5-11 сыйныфларда укучы яшь корреспондентларның татар телендә басылган яки эфирга чыккан материаллар циклы кабул ителә).
НИГЕЗЛӘМӘ 2023
КАТНАШУЧЫ АНКЕТАСЫ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев