Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

 «Большая перемена» россиякүләм бәйгесе яшүсмерләр өчен яңа мөмкинлекләр ача

Бәйгедә җиңүчеләр өчен акчалата бүләкләр каралган

2020 елда «Большая перемена» бәйгесендә 1 миллионнан артык югары сыйныйф укучысы катнашкан. 600 укучы җиңүче булган – шуларның 300е 9-10нчы сыйныф укучылары, 300е 11нче сыйныф укучылары. 13 укучы Татарстаннан.

«Большая перемена» - яшүсмерләр өчен үзләрен яңа яктан ачу мөмкинлеге. Бу - ялгышудан курыкмыйча талантларыңны күрсәтү урыны. Шуңа өстәп, бүгенге көндә компетенцияләр, софт-скиллз, командада эшли белү һәм иҗади фикер йөртү бик югары бәяләнә.

«Большая перемена»да катнашуның төп критерие укуда өлгереш түгел, ә бүгенге тормышта кирәк булган осталыкларга ия булу», - дип белдерде Татарстан республикасының яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов.

Яңа сезонда әлеге бәйгедә югары сыйныфлар гына түгел, ә 5-7нче сыйныф укучылары да катнаша ала. Алар өчен махсус уенлаштырылган трек булачак, ә финал 2021 елның июлендә «Артек»та үткәреләчәк.

Бу яшь категориясендә 300 җиңүче сайлап алыначак, аларны суперприз көтә – «Большая перемена» поездында Мәскәүдән Владивостокка һәм һәм кире Мәскәүгә сәяхәт.

Быел беренче тапкыр әлеге бәйгедә урта һөнәри белем бирү йортлары укучылары да катнаша ала. Җиңүчеләргә акчалата бүләк бирелә алар аны белем алу өчен тота алалар.

Бәйгенең нәтиҗәләре буенча 10нчы сыйныфта укучы 300 бала һәм һөнәри белем бирү йортының 3-4нчы курсында укучы 150 студентка 1әр миллион акча бирү каралган.

Ә 8-9нчы сыйныфтагы 300 укучы һәм 1-2 курста укучы 150 студент 200 мең сум алачак.

«Большая перемена» бәйгесенең финалында җиңүче 5-7нче сыйныф укучыларын әзерләгән педагоглар 100әр мең сум алачак.

Бәйгедә җиңгән югары сыйныф укучылары һәм студентларны әзерләгән укытучы-остазлар 150шәр мең акчалата бүләккә ия булачак.

Шулай уку уку йортлары өчен, әти-әниләр өчен, чит ил студентлары һәм укучылары өчен аерым треклар каралган.

Конкурсның башлангыч этаплары дистанцион рәвештә bolshayaperemena.online платформасында үтә.

Финал 2021 елның ноябрь аенда «Артек»та узачак.

Катнашучылар 2021 елның 1нче июненә кадәр bolshayaperemena.online сайтында теркәлергә тиеш.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев