Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Болгар шәһәрендә Бөтенроссия мөселман яшьләре форумы узачак.

Форумда катнашу өчен 18-30 яшьлек мөселманнар һәм мөслимәләр чакырыла.

2022 елның 23-31 июлендә Болгар шәһәрендә Бөтенроссия мөселман яшьләре форумы узачак. Форум Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышлана.

Форумда катнашу өчен 18-30 яшьлек мөселманнар һәм мөслимәләр чакырыла. Бүгенге көндә форумда Казахстан һәм Мисыр кебек чит илләрдән, Татарстан, Мәскәү өлкәсе, Оренбург, Екатеринбург, Тобольск һәм Чабаксар, Кемерово, Пенза, Чиләбе өлкәләреннән, Самара, Новосибирск, Волгоград, Ижевск, Пермь, Уфа, Чиләбе, Первоуральск, Мәскәү һәм башка шәһәрләрдән 150ләп егет һәм кыз катнашырга теләк белдерде.

Мөселманнарның атналык күчмә съезды палатка шәһәрчеге форматында узачак. Форумны оештыручылар – Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте, Ислам мәдәнияты, фән һәм мәгариф фонды белән берлектә, Татарстан Республикасы Мөселманнары диния нәзарәте.

Форумда катнашу өчен гариза тутырырга кирәк. 

Форумның Ислам кабул ителүнең 1100 еллыгына багышланганын исәпкә алып, тарихи һәм дини өлкәләргә зур игътибар бирелә. Моннан чыгып, форум программасы өч блоктан тора: тарихи, дини һәм проект.

Чыганак: https://dumrt.ru/ru/news/news_27835.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев