Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Биектау районы укучылары «Бөркетләр очарга өйрәнә» конкурсында призлы урын алдылар

Казанның «Әкият» курчак театрында III Бөтенроссия балалар-яшүсмерләрнең патриотик җыр фестиваль-конкурсы узды.

Казанның «Әкият» курчак театрында III Бөтенроссия балалар-яшүсмерләрнең патриотик җыр фестиваль-конкурсы узды.

Фестиваль-конкурс Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург, Смоленск, Петрозаводск, Волгоград һәм Ахтубинск, Ярославль, Ульяновск, Гусь-Хрустальный, Екаатеринбург, Орел, Липецк шәһәрләреннән яшь «бөркетләр»не, шулай ук Краснодон һәм Луганск шәһәрләреннән иҗади коллективларны берләштерде.

Фестиваль-конкурска Россиянең һәм Татарстанның абруйлы мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләреннән торган жюри йомгак ясады.

Балаларның иҗади сәләтләрен үстерү, патриотлык, гражданлык хисләре, югары әхлак нигезләре, туган илгә, мәдәниятенә һәм сәнгатенә, туган җир табигатенең матурлыгына мәхәббәт тәрбияләү бәйгенең максаты булып тора.

Әлеге бәйгедә Биектау районы укучылары җиңүгә иреште. «Тулпар» мәктәптән тыш эшләр үзәгендә тәрбияләнүче Чулпан Заһидуллина 1нче урын алды. Ә Әлдермеш урта мәктәбеннән Мәдинә Ибниева 3нче урынга лаек булды.

https://mon.tatarstan.ru/index.htm/news/2135728.htm


 

Көннең кыскача яңалыклары безнең телеграм-каналда https://t.me/chelny_rt


Без Вконтактеда https://vk.com/komesh_kingiray

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев