Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Бүген Татарстанның 15 меңнән артык тугызынчы сыйныф укучысы җәмгыять белеме буенча БДИ тапшыра

27 һәм 28 майда төп гомуми белем бирү программалары буенча төп дәүләт имтиханы һәм дәүләт чыгарылыш имтиханы формасында дәүләт йомгаклау аттестациясе үткәрелә.

Җәмгыять белеме буенча имтиханда 9 нчы сыйныфны тәмамлаган 15 592 кеше катнашачак, шул исәптән 40ы – сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән бала. Алар өчен аерым аудиториядә файдаланыла, имтиханның озынлыгы 1,5 сәгатькә арта.

Имтиханнар сәгать 10.00 да  башлана. Җәмгыять белеме буенча имтихан 3 сәгать (180 минут) дәвам итә.

Аудиторияләрдә онлайн-видеокүзәтү оештырыла.

Җәмгыять белеме буенча төп гомуми белем бирү программаларын үзләштерүне раслау өчен, төп дәүләт имтиханында (ОГЭ) катнашучыга – 14, дәүләт чыгарылыш имтиханы (ГВЭ) катнашучысына – 7 балл җыярга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев