Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Беренче татар спутнигы космоска очты

Аның белән мәктәп укучылары идарә итәчәк. 

Бүген «Союз-2.1 б»ракетасы Байконур космодромыннан уңышлы гына очып китте. Коммерция спутнигы белән бергә ул орбитага 16 кече аппаратны, шул исәптән Казан авиация университетында эшләнгән һәм җыелган беренче спутникны да алып чыкты. Спутникның исеме – «КАИ-1».

«КАИ-1» — орбитага кече спутникларны эшләтеп җибәрү буенча Татарстан Республикасының беренче проекты", — дип белдерде КНИТУ-КАИ ректоры вазыйфаларын башкаручы Тимур Алибаев.

Спутник югары сыйфатлы камерасы белән үз юлын видеога төшерә алачак. Аппарат биш камералы җыелма белән җиһазландырылган һәм берьюлы биш камерадан синхрон рәвештә фотолар төшереп җиргә җибәреп торачак.

«Сынаулар тәмамланганнан соң космик аппарат гадәти режимда эшли башлый: укучылар һәм остазлардан төзелгән идарә төркеме спутникка төрле биремнәр җибәреп торачак. Мәсәлән, билгеле бер территория өстеннән очканда, билгеле бер режимда фотолар төшерергә», - диде «НИЛАКТ ДОСААФ» оешмасы инженеры Сергей Краснопеев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев