Бер атнада – дүрт спектакль!
Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында 8-13 апрельдә «Tamga» I режиссерлар лабораториясе оештырыла.
Әлеге лабораториягә 4 режиссер чакырылган. Лабораториядә балалар һәм яшүсмерләр өчен спектакльләр чыгаручы режиссерлар катнаша: Александра Ловянникова һәм Екатерина Корабельник (Мәскәү), Тимур Фәйрузов (Норильск), Илшат Мөхетдинов (Уфа).
Тимур Фәйрузов Норильск шәһәреннән ук килгән. Тимурның балачагы Казанда үткән, әтисе татар булган.
Театр артистлары дүрт төркемгә бүленеп шушы режиссерлар белән балалар һәм яшүсмерләр өчен спектакль эскизлары әзерләячәк. Күз алдына китерегез - бер атна эчендә 4 спектакль туачак! «Бу режиссерлар, артистлар һәм тамашачы өчен дә файдалы иҗади стресс», – ди театрның баш режиссеры Ренат Әюпов. Чөнки моңарчы таныш булмаган сәхнә кешеләренә чикләнгән вакыт эчендә бергә эшләргә туры килә. Нәтиҗәдә шушы дүрт режиссерның берсенең булса да эше тулы канлы спектакль булып, репертуарга кереп китәргә тиеш.
Ә «Тамга» исеме дә юкка кушылмаган, бу ниндидер үзенчәлек мәгънәсендә, – ди театрның директоры Гүзәл Сәгыйтова. «Лаборотияне оештыру максаты яңа авторлар, яңа формалар, яңа фикерләр табу, театрга яңа сулыш бирү, аудиторияне киңәйтү», – дип өсти Ренат Әюпов.
Сценарийларны режиссерлар үзләре сайлаган. Бу замана авторлары язган әсәрләрнең тәрҗемәләре. Лаборатория текстлары татар сәхнәсе өчен яңа: монда яшүсмерлек кайнарлыгы да, ялгызлык темасы да, фантазия һәм башкалар...
Спектакльләр 13нче апрель көнне 16.00 сәгатьтә бер-бер артлы күрсәтеләчәк.
Ләйлә Мирзаһитова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев