Балаларга китап-журналлар тапшыру буенча хәйрия акциясе үтә
Акция кысаларында ЛНР, ДНР, Запорожье һәм Херсон өлкәләрендәге балалар өчен китап, газета-журналлар җыю оештырыла.
«Россия балалар-яшүсмерләр үзәге» (Росдетцентр) һәм Басма индустрия предприятиеләре берлеге «Балалар - балаларга» дигән акция үткәрә.
Акция кысаларында ЛНР, ДНР, Запорожье һәм Херсон өлкәләрендәге балалар өчен китап, газета-журналлар җыю оештырыла. Акция 2023 елның 12нче маенда башланды. Аңа Россиянең күп өлкәләре кушылды. Беренче айда барлыгы 57 000 данә басма матбугат җыелган.
Китап, газета-журналларны төбәкләрдәге җыю пунктларына китерергә мөмкин. Акция 31нче июльгә кадәр дәвам итә.
Мәскәүдәге китап җыю пункты Усачев урамы 64нче йорт, 1 подъезд адресы буенча урнашкан.
Регионнардагы адреслар әлеге сылтама аша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев