Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Балалар лагерьларына кешбэк белән юлламалар сату 15 июньдә тәмамланачак

Балалар лагерьларына кешбэк белән юлламалар сату вакытыннан алда, 15 июньдә тәмамланачак.

Туризм буенча федераль агентлык җитәкчесе Зәринә Догузова белдергәнчә, балалар лагерьларына кешбэк белән юлламалар сату вакытыннан алда, 15 июньдә тәмамланачак. Бу хакта Ростуризмның матбугат хезмәте хәбәр итә. 

«Быел балалар өчен кешбэк программасы буенча лагерьларга юлламалар алу ихтыяҗы узган елгы күрсәткечләрдән ике тапкыр артып киткән. Әйтик, июнь башына программа буенча 550 меңнән артык юллама сатып алынган инде, ә программада катнашучы лагерьларга йөкләнеш 90% тәшкил итә. Программада былтыргыга караганда 1,5 тапкырга күбрәк лагерьлар катнаша, һәм беренче тапкыр стационар лагерьлар гына түгел, палаткалар да кертелгән», – диде Зарина Догузова. 

Ул искәртеп узганча, быел программаның үтәлеше өчен 7,5 миллиард сум акча бүлеп бирелгән, бу узган ел белән чагыштырганда шактый күп. Хәзерге вакытта барлык сумма диярлек, ягъни 7,5 миллиард сум, программа шартлары нигезендә, 50 процентлы кешбэк рәвешендә ата-аналарның карточкаларына әйләнеп кайтты.

Җәйге ял өчен юлламаның бәясен 30 сентябрьгә кадәр кире кайтарырга мөмкин.

Программада дәүләт һәм коммерция лагерьлары да катнаша. Палаткалы лагерьлар программага 2022 елның июненнән кушылачак. 

Чыганак: https://mon.tatarstan.ru/index.htm/news/2095013.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев