Балалар һәм яшүсмерләр өчен «Яшь Управдом» Россиякүләм бәйгесе старт алды
Бәйгедә 10-25 яшьлек балалар һәм яшьләр катнаша ала.
6нчы сентябрьдән Балалар һәм яшүсмерләр өчен «Яшь Управдом — уңайлы яшәү урыны булдыручы» дигән Россиякүләм бәйге старт алды. Бу хакта Чаллы шәһәре сайты хәбәр итә.
Конкурсның максаты — балалар һәм яшьләрнең гражданлык активлыгын үстерү, шулай ук аларның уңайлы һәм куркынычсыз яшәү мохитен формалаштыруда катнашу мөмкинлеген булдыру.
Бәйге 3 яшь категориясе буенча үтә:
— 10-13 яшь — «Домовёнок» категориясе;
— 14-17 яшь — «Яшь управдом» категориясе;
— 18-25 яшь — «Шәһәр хуҗалыгы белән идарә итү өлкәсендә яшь белгеч» категориясе.
Сентябрь-ноябрь айларында бәйгенең читтән торып үткәрелә торган этабы була, ә финал этабы декабрь аенда Мәскәүдә узачак.
Тулырак мәгълүмат сайтта https://konkursupravdom.ru.
Белешмәләр өчен orgkomitet@konkurs-upravdom. ru, +7-985-2107630 (Жадобина Дарья Андреевна); +7-916-3045495 (Милькина Ирина Владимировна).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев