Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Балалар өчен татар телендә «Саф» интернет-радиосы ачылды

Радионың исеме – Сабыйларыбыз өчен Ана телендә Файдалы дус дигән мәгънәне аңлата. Радио әдәби-музыкаль һәм белем бирү юнәлешендә эшләр дип көтелә.

Радио эфирында татарча матур жырлар, татар классик һәм заманча композиторларның музыкаль әсәрләре, бишек жырлары, татар әкиятләре, хикәяләр, шигырьлар, радиоспектакльләр, файдалы татарча тапшырулар булыр дип планлаштырыла.

Әлегә ул сынау режимында эшли.

Әдәби мөхррир – Гөлназ Гарипова-Дениз, музыкаль мөхәррир – Чулпан Яркәева. Радионың логотибын Назыйм Исмәгыйлев ясаган.

Әлеге сылтама аша тыңларга https://saf-radio.ru/ була.

 

Радионың 16 нчы июнь көненә тапшырулар тәртибе:

7.00 – 09.00 «Хәерле иртә!» сәхифәсендә дәртле җырлар, татар классик композиторларыбызның әсәрләре, әниләр башкаруында матур шигырьләр, иң нәниләребез өчен «Бөрлегән» сәхифәсе сезгә, һичшиксез, матур кәеф бүләк итәчәк.

9:00 – 12.00 «Хикәяле иртә» сәхифәсендә мавыктыргыч хикәяләр тыңларга, «Белмәмеш» һәм Казан шәһәренең 2нче номерлы гимназия укучысы Аслан Миргаязовтан «Гаҗәпме? Гаҗәп» cәхифәләрен, халкыбызның зирәклеген чагылдырган татар халык мәкальләрен ишетергә була.

11:00 – 13:00 «Безнең табиб» тапшыруының чираттагы чыгарылышында журналист Алсу Хәбибуллина белән педиатрия доценты, врач-педиатр, безнең табиб Илдус Җәүдәт улы Лотфуллин ОРВ турында сөйләшәчәкләр.

13:00 - 16:00 «Хәерле көн» сәхифәсендә «Туган тел» һәм республикабызның гимны, Миләүшә Закирова әзерләгән «Афиша» тапшыруы, шигъри әкиятләр, радиоспектакль, җырлар, Казанның 27нче номерлы гимназия укучысы Мәрьям Җәббаровадан «Белмәмеш» һәм «Гаҗәпме? Гаҗәп!», татар халык мәкальләре, классик композицияләр, иң нәниләребез өчен «Бөрлегән» сәхифәсе яңгырый.

16:00- 19:00 «Хәерле кич» җиткәч җырлар, «Афиша» тапшыруы, классик әсәрләр, Айгөл Әюпова һәм Эльза Нәбиуллина авторлыгында «Сәфәри» подкасты (16.00-16.30) чыгачак.

19:00 - 20:00 «Әкият төенчеге» чишелеп, балаларыбызга йокы алдыннан матур әкиятләр һәм көйләр бүләк итәчәк.

20:00 - 21:00 «Бәлли-бәү» сәхифәсендә яраткан бишек җырлары яңгыраячак. «Көйләр бишегендә тыныч йокы» – яңа көннең таңына кадәр сүзсез җырлар яңгыраячак.

Радионың телеграм каналына сылтама https://t.me/safradio

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ачылмый бииит!!!

    • аватар

      Комеш Кынгырау

      0

      0

      бездә ачылды