Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

«А.С. Пушкин голосами детей» халыкара фестиваль-конкурсы старт ала

Гаризаларны 5нче августка кадәр җибәрергә мөмкин.

 

 

Быел А.С. Пушкинның тууына 225 ел. Шул уңайдан укучылар һәм студентларны«А.С. Пушкин голосами детей» халыкара фестиваль-конкурсында катнашырга чакыралар. Гаризаларны 5нче августка кадәр җибәрергә мөмкин.

Бәйгедә Россиядә генә түгел, башка илләрдән дә укучылар һәм яшьләр катнаша ала. Гаризаны катнашучыларның туган телләрендә җибәрергә була.

Фестиваль 2 этапта үтәчәк – дистанцион һәм жюри алдында чыгыш ясау. Гаризалар 3 яшь категориясендә 6 номинациядә кабул ителә (5–10 яшь, 11–16 яшь, 17+):

  • Пушкин әсәрләрен сәнгатьле уку;
  • Пушкин әсәрләрен сәхәнләшетрү;
  • А.С. Пушкин иҗатының рус һәм чит ил шагыйрьләренә йогынтысы  "Хәзерге поэзиядә Пушкин традицияләре";
  • А.С. Пушкинга һәм аның иҗатына багышланган әсәрләр. "Шагыйрь белән очрашу";  
  • А.С. Пушкин мәктәп яки ВУЗ музеенда «Бу урыннар Пушкинны хәтерли»; 
  • Николай Васильевич Кузминның ярты гасырлык иҗат чоры – «Пушкин дөньясы».

Катнашу өчен конкурсның сайтында гариза бирергә кирәк ("Конкурста катнашу" һәм "Туган телләрдә, шул исәптән рус телендә студентлар өчен иҗади конкурс" юнәлеше). Сораулар булса, inpo_rus@mail.ru почтасына мөрәҗәгать итәргә була.

Нәтиҗәләр Мәскәүдә гала-концерт вакытында ясалачак. 

Барлык катнашучылар да туган тел укытучылары ассоциациясеннән сертификат алачаклар. Иң яхшыларга "Туган телне саклау өчен" ассоциациясе медальләре тапшырылачак.

Чараны Россия Социаль Университеты һәм башкалар ярдәме белән туган һәм рус телләре укытучылары ассоциациясе оештыра.

Чыганак https://mon.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев