Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Алтын һәм көмеш медальләр кире кайта

Чыгарылыш сыйныф укучыларына янәдән медальләр тапшыра башлыйлар.

Чыгарылыш сыйныф укучыларына янәдән медальләр тапшыра башлыйлар. Көмеш медаль югары уку йортына кергәндә БДИ нәтиҗәләренә 3 балл, ә алтын медаль 5кә кадәр өстәмә балл бирә. Моның өчен укучыга ел буе тырышып белем алырга туры киләчәк. 

I дәрәҗә алтын медаль («Укудагы аерым уңышлары өчен») йомгаклау билгеләрендә барлык уку предметлары буенча «бик яхшы» торганда һәм шул ук вакытта рус теленнән БДИ 70 баллдан да ким булмаган очракта биреләчәк. Шулай ук тагын бер дисциплина буенча БДИдан ким дигәндә 70 балл җыярга кирәк. 

II дәрәҗә көмеш медаль («Укудагы аерым уңышлары өчен») барлык уку фәннәре буенча «бик яхшы» һәм «яхшы» билгеләре икедән артык булмаган очракта тапшырыла. Шулай ук БДИдан рус теле буенча ким дигәндә 60 балл һәм сайлау предметларының берсе буенча БДИдан 60 баллдан ким булмау каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев