«Алмачуар» әсәре буенча төшерелгән «Тарлан» фильмы Россия прокатына чыга
1 декабрьдән фильм Россия прокатына чыга.
«Тарлан» Татарстан-Казахстан фильмының премьерасы 22 ноябрьдә илнең төп кинематографик мәйданчыгы - Мәскәү кино йортында булачак. 1 декабрьдән фильм Россия прокатына чыга.
«Синема 5» кинотеатрлар челтәре фильмның прокатын Казан, Саранск, Самара, Чабаксар, Энгельс, Пенза, Оренбург, Курск, Иске Оскол, Санкт-Петербург, Пермь, Саратов, Уфа, Бузулук, Түбән Кама, Чаллы, Волгоград, Йошкар-Ола кебек шәһәрләрдә уздырырга планлаштыра», дип хәбәр итә «Татаркино»ның матбугат үзәге.
- «Тарлан» - Татарстан, Казахстан кинематографистларының уртак проекты. Кинокартинаны Almapictures компаниясе «Татаркино» учреждениесе белән берлектә татар язучысы Галимҗан Ибраһимовның «Алмачуар» повесте буенча бүгенге заман вәзгыятенә яраклаштырылып төшерде.
- Тарлан - фильмның төп герое Закирга бүләк ителгән атның исеме. Ул малайның тугры дустына әверелә. Фильм чын дуслык тарихын тасвирлый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев