Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Актаныштан Сабитовлар гаиләсе Идел буе регионында иң уңышлысы дип табылды 

Чуаш Республикасында ел саен үткәрелә торган «Идел буеның уңышлы гаиләсе»конкурсы узды.

Чара 2013 елдан башлап Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле инициативасы һәм ярдәме белән үткәрелә.

Чабаксарда узган конкурсның финалында округның барлык төбәкләреннән өч һәм аннан күбрәк балигъ булмаган бала тәрбияләүче 14 гаилә, шул исәптән опекага яки попечительлеккә алынган балалар катнашты. Конкурс программасы дүрт этапны үз эченә алды – «Гаиләне тәкъдир итү», «Ирекле темага иҗади номер», «Мәдәни-танып белү конкурсы», «Үз төбәгең турында хикәя». 

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, 8нче июльдә Чуаш дәүләт филармониясе бинасында округ конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Иң яхшыларны жюри билгеләде, аның составында Идел буе федераль округының 14 регионыннан килгән вәкилләр иде. Жюри рәистәшләре сыйфатында Чуашстан хатын-кызлар берлеге җитәкчесе Наталья Николаева һәм актер Анатолий Гущин чыгыш ясадылар.

Конкурс призерлары арасында Актаныш районының Киров авылыннан Венера Равис кызы һәм Алмас Шәйдулла улы Сабитовлар гаиләсе дә бар иде. Алар 3нче урынга лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев