Казан шәһәренең “Патриот” яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләү үзәгендә Татарстан Республикасының хәрби-спорт уены “Аҗаган-2018” булып узды..
Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге Актаныш кадет мәктәп – интернаты ТИН укытучысы, хәрби патриотик әзерлек буенча директор урынбасары Фәрухшин Д.М., физик әзерлек буенча инструктор Әхмәров Л.Р., тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Минһаҗев Р.Л. җитәкчелегендәге Актаныш кадет интернат - мәктәбе командасы I урынны яулады һәм 10-16 сентябрьдә Оренбург шәһәрендә узачак бөтенрәсәй хәрби-спорт уены “Аҗаган-2018” бару хокукы алдылар. Команда членнары грамота, кубок һәм һәр укучы ALTAIR велосипеды белән бүләкләнделәр.


Командада катнашучылар өрлек аркылы тартылуда - I урын, хәрби әзерлек буенча - II, АК-74 автоматын сүтеп-җыюда -I, интеллектуаль конкурс “Россия тарихының сугышчан битләре” - I, теория буенча – III, хәрби-тактик уенда – I, ОЗК киюдә -I, каршылыкны үтүдә -I, байракка тигезләнүдә - II, яткан килеш кулны бөгү-турайтуда II урыннарны яулап, үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.
Аерым урыннарда Фәрухшин Нияз автомат сүтеп-җыюда – 1; каршылыкны үтүдә Дорофеев Вадим -1, өрлек аркылы тартылуда, ОЗК киюдә – III; Данилова Валерия яткан килеш кулны бөгү-турайтуда –III; 2 км га йөгерүдә Вилданова Гөлназ II урынны яуладылар. Җиңүчеләр һәм призлы урынга ия булучылар дипломга ия булдылар.

Нет комментариев