Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

«Әкият» курчак театры «Адәмнәр» спектаклен Чиләбедә «Салам тургай» фестивалендә күрсәтәчәк

19нчы октябрьдән 24нче октябрьгә кадәр «Әкият» татар дәүләт курчак театры «Салам тургай» VIII Халыкара курчак тамашалары фестивалендә катнашачак.

22нче октябрьдә В.Волховский исемендәге Чиләбе дәүләт региональ курчак театры сәхнәсендә «Әкият» курчак театры артистлары Галимҗан Ибраһимовның "Адәмнәр" әсәре нигезендә Илгиз Зәйниев куйган спектакльне тәкъдим итәләр.

Спектакль 1921-1922 елларда Идел төбәгендә һәм Уралда булган ачлык турында сөйли. Спектакльдә ике актер гына катнаша: Татарстан Республикасының атказанган артисты Дилүс Хуҗәхмәтов һәм актриса Альбина Шагалиева.

"Салам тургай" фестивале ике ел саен үткәрелә һәм анда Россиядән һәм чит илләрдән иң яхшы режиссерлык әсәрләре җыела. Быел Санкт-Петербург, Пермь, Екатеринбург, Красноярск, Рязань, Оренбург, Чаллы, Курган, Казан һәм Ханты-Мансийск театрлары катнашачак. 

"Салам тургай" конкурс форматында үткәрелә. Бер спектакльгә конкурсантларның үзләренең яшерен тавыш бирү нәтиҗәләре нигезендә махсус приз биреләчәк. 

Исегезгә төшерәбез, сентябрь аенда «Әкият» курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев сәхнәләштергән "Адәмнәр" спектакле "Иң яхшы режиссер эше" номинациясендә «Петрушка Великий» фестиваленең дипломанты булды.

https://mincult.tatarstan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев