Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Балалар өчен татарча газета-журналларга язылучылар арткан

Исегезгә төшерәбәз, 13нче декабрьгә кадәр «Салават күпере», «Сабантуй», «Ялкын» журналларына һәм «Көмеш кыңгырау» газетасына 13 процент ташлама белән язылып була.

2021 елның беренче яртыеллыгына газета-журналларга ташламалы язылу вакытында балалар өчен татарча газета-журналларга язылучылар артты, дип белдерә Татар-информ мәгълүмат агентлыгы. 

«Салават күпере», «Сабантуй», «Ялкын» журналлары һәм «Көмеш кыңгырау» газетасы аеруча популяр. Моны почта бүлекчәләрендә дә раслыйлар.

Шулай ук, газета-журналларга tatmedia.ru/podpiska сайты аша онлайн язылучылар да күбәйгән.

Татарстанда чыгучы балалар өчен басмалар төрле яшь категроияләрен колачлый.

0+ категориясе өчен «Салават күпере» журналы, «Сабантуй» журналы һәм «Көмеш кыңгырау» газетасы - 6+, яшүсмерләр өчен «Ялкын» журналы. Әлеге басмаларның тиражы артканнан арта.

Газета-журналлар мультимедиа форматына йөз тота, һәр санда QR-кодлар басыла, дип белдерә әлеге басмаларның мөхәррирләре.  Укучылар бу QR-кодлар аша кереп видеороликлар, мультфильмнар, әкиятләр карый, төрле уеннарда, иҗади мастер-классларда катнаша ала.  

13нче декабрьгә кадәр газета-журналларга 13 процентлы ташлама белән язылып була. Мәсәлән, «Көмеш кыңгырау» газетасына 6 айга 516 урынына 480 сумга язылырга мөмкин
.

podpiska.pochta.ru аша онлайн язылырга була.

"Көмеш кыңгырау" газетасының тарихын беләсезме? 

«Көмеш кыңгырау»га язылу өчен монда басыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев