Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

9нчы сыйныф укучылары өчен контроль эш көннәре билгеле булды

Рособрнадзор 2021 елда 9нчы сыйныф укучылары өчен контроль эшләр вакытын игълан итте. Контроль эшләр бөтен ил буенча билгеле бер көндә була.

  • 18нче майда биология, әдәбият, информатика һәм ИКТ;
  • 19нчы майда физика һәм тарих;
  • 20нче майда җәмгыять белеме һәм химия;
  • 21нче майда география, чит телләрдән контроль эшләр узачак.

Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Быел сайлап алынган фәннән имтихан булмый. Тугызынчы сыйныф укучылары өчен имтиханнар урынына контроль эшләр каралган.

Предметлар исемлегендә физика, химия, биология, әдәбият, география, тарих, җәмгыять белеме, чит телләр (инглиз, француз, немец һәм испан), информатика фәннәре бар. 9нчы сыйныф укучылары үзе сайлап алган бер предмет буенча контроль эш яза, быел ул берничә предмет буенча үткәрелми.

Укучы сайлаган предметын күрсәтеп (шул көнне кертеп), 2021 елның 30нчы апреленә кадәр үз мәктәбендә гариза язарга тиеш. Шушы вакыт ахырына кадәр кабат гариза биреп, элек сайлаган фәнне үзгәртеп була.

Контроль эш нәтиҗәсе 9нчы сыйныф укучыларын дәүләт йомгаклау аттестациясенә кертү шарты түгел, әмма профильле сыйныфларга кергәндә кулланылырга мөмкин. Укучылар контроль эшне үз мәктәпләрендә язачак. Үткәрү һәм тикшерү тәртибе төбәкләрнең мәгариф министрлыклары тарафыннан билгеләнә.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar сайты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев